💬 ФИТЫР СӘДАКАСЫНЫҢ НИЯТЕ: «Аллаһ ризалыгы өчен дип, фитыр сәдакасын бирергә ниятләдем» اللَّهُمَّ اكْفِنِي بِحَلَالِكَ عَنْ حَرَامِكَ وَ أَغْنِنِي بِفَضْلِكَ عَمَّنْ سِوَاكَ [Әллааһүммә-кфиний би-хәләәликә гъән хәраамикә үә әгъниний би-фәдъликә гъәммән сиүәәк(ә)] «Аллаһым, мине, хәрамыңа (тыйганнарыңа) мөрәҗәгать итмәслек итеп, хәләлең (рөхсәт иткәннәрең) белән тәэмин ит! Һәм, Үз фазыйләтең белән, Синнән башкага мохтаҗ булудан коткар!» 🤲🏻✨ ФИТЫР САДӘКАСЫН БИРГӘНДӘ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА 2:127 رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّا إِنَّكَ أَنتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ УКЫЛЫШЫ: Раббәнәә тәкъаббәл миннәә иннәкә әннтә-ссәмиигъүль-гъәлиииим МӘГЪНӘСЕ: «И, Раббыбыз! Бездән аны кабул ит, һичшиксез, Син - һәрнәрсәне Ишетүче, һәрнәрсәне Белүче!» («Әл-Бәкарә / Сыер» сүрәсе, 127-нче аятьтән өзек) 🤲🏻✨ ФИТЫР САДӘКАСЫН АЛГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА اللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الصَّدَقَةِ عَنِ الآفَاتِ وَ البَلِيَّتِ وَ اغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَ أَكِّدْ إِيمَانَهُ وَ أَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَ وَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ УКЫЛЫШЫ: Әллааһүммә-хфәзъ съаахибә һәҙиһи-ссъадәкъати- гъәнил-әәфәәти үәл-бәлиййәти үә-гъфир ҙүнүүбәһү үә әккиде иймәәнәһү үә әкҫир әм-үәәләһү үә үәффиКЪһү гъәләә хъайри мәкъаасъыйдиһ МӘГЪНӘСЕ: «Йә, Аллаһым, ошбу сәдака хуҗасын барча афәтләрдән, бәлаләрдән сакла, аның гөнаһларын ярлыка, иманын күркәм кыл, малын арттыр һәм изге эшләрендә ярдәм ит!»

Теги других блогов: дуа ният фитыр сәдакасы