ТӘРАВИХ НАМАЗЫ. НАМАЗГА ЯҢА БАСУЧЫГА‼
11 апрель кичендә рамазанның III нче - җәһәннәм утыннан САКЛАНУ ункөнлегенә керәбез. Тәравих намазы зекерләре 👇
🤲 Бисмилләәһ... Сүбехәәнәл-мәликил- хәннәәнил-мәннәән. Сүбехәәнәл мәликид- дәййәән. Әл-мәгърууфү бил-гуфраан. Вәл мәгсууфү бил-ихсәән. Әлвәәдәәгү! Әлвәәдәәг! Әлфирааку! Әлфираакъ! Йәә Шәһра Рамәәдаан. Әллааһүммә йәә Кадиим. Йәә Гәлиимү йәә Хәкиим. Игьфир-ләнәә йәә Кәриим. Вәгфү гәннәә йәә Рахиим. Йәә әръхәмәръ- рахимиин.
🤲 /Һәр нәрсәнең Патшасы (Аллаһ!) бөтен кимчелекләрдән пакь. Шәфкатьле, нигъмәтләр бирүче. Һәр кимчелектән пакь Хисап кылучы. Үзенең Гафу итүе белән танылган. Яхшылык (Ихсан) белән сыйфатланган.
Сау бул!.. Сау бул!.. Хуш бул!.. Хуш бул!.. Әй Рамазан ае! Әй мәңге Аллаһым! Әй Гыйлем иясе! Әй Хикмәтле! Әй Юмарт, Гафу ит һәм кичер, әй Мәрхәмәтле! Әй Мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе! Әәмиин.
ТӘРАВИХ НАМАЗЫның 20 рәкәгатен укып бетергәч:
🤲 Бисмилләәһ...
Аллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдиү вә гәләә әәли Мүхәммәдиү вә сәллим. Аллааһүммә зәййииннәә би-зиинәтил иимәәни вә шәррифнәә би-шәраафәтил һидәәйәти вәл гыйрфәән.
Вә әкримнәә бисыййәәми Шәһри рамәдаанә вәрзүконәәл җәннәтә вәл-гуфраанә вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә Сүбехәәнү вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә Хәннәнү би-фәдъликә вә җүүдикә йәә Мәннәәнү. Би-рахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.
🤲 /Йә Раббым! Мөхәммәд ﷺ гә вә аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәләәм кыл. Йә Раббым! Безне иман белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, уразабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кыл. Йә Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән догаларыбызны кабул кыл. Йә Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! Һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучы. Әәмиин.