РАМАЗАН ае ЗЕКЕР-ДОГАЛАРЫ
✅ Күпләп укы:
🤲 РАББИГЪФИР ВӘРХӘМ ВӘ ӘҢТӘ ХАЙРУР-РААХИМИИН.
/Ий Раббым, мине вә мөэминнәрне ярлыка вә рәхмәт ит! Син рәхмәт итүчеләрнең иң Хәерлесе!
/"Мөэминнәр" 23:118.
✅ Пәйгамбәребез ﷺ-гә күпләп салават әйт:
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ САЛЛИ ГӘЛӘӘ МҮХӘММӘДИҮ ВӘ ГӘЛӘӘӘ ӘӘЛИ МҮХӘММӘД.
/Йә Аллаһым! Мөхәммәд ﷺ гә һәм аның әһелләренә салават ирештер!
✅ ТӘРАВИХ намазыннан соң 100-әр мәртәбә укы!
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘӘКӘ ГӘФҮВВҮН ТҮХИББҮЛ ГӘФВӘ ФӘӘГФҮ ГӘННИЙ.
/Йә Аллаһым! Син ярлыкаучы, юмарт. Син гафу кылырга яратасың. Мине дә ярлыка!
🤲 ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺ!
/Аллаһтан Башка иляһ юк!
🤲 ӘСТӘГЪФИРУЛЛААҺӘ ВӘ ӘТҮҮБҮ ИЛӘЙҺИ.
/Аллаһтан гафу итүен сорыйм һәм Аңа тәүбә кылам.
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ИННИИ ӘС-ӘЛҮКӘЛ ҖӘННӘТӘ.
/Аллаһым, Син Җәннәтеңне насыйп итүне сорыйм!
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ИННИИ ӘГУҮЗҮ БИКӘ МИНӘН НӘӘРЪ.
/Раббым, ут газабыннан Сиңа сыенам!
✅ Кадер кичәсе догасы:
🤲 ӘЛЛААҺҮММӘ ИННӘКӘ ГӘФҮВВҮН ТҮХИББҮЛ ГӘФФӘ ФӘӘГФҮ ГӘННИИ.
/Әй Аллаһым! Син Гафу итүче һәм гафу итәргә яратасың. Гафу итче мине!
✅ Дин галимнәре көн дә "Әл-КАДеР" сүрәсен, мөмкин булганча күп итеп, укырга киңәш итәләр."Әл-КАДеР" сүрәсе:
🤲 Бисмилләәһ... ИННӘ ӘҢЗӘЛНӘӘҺҮ ФИИ ЛӘЙЛӘТИЛ КАДЕР. ВӘ МӘӘ ӘДЕРААКӘ МӘӘ ЛӘЙЛӘТҮЛ КАДЕР. ЛӘЙЛӘТҮЛ КАДЕРИ ХАЙРУММ-МИН ӘЛФИ ШӘҺРЪ. ТӘНӘЗЗӘЛҮЛ МӘЛӘӘӘӘ'ИКӘТҮ ВӘРРУУХҮ ФИИҺӘ БИ'ИЗНИ РАББИҺИМ МИҢ КҮЛЛИ ӘМРЪ. СӘЛӘӘМҮН ҺИЙӘӘ ХӘТТӘ МӘТОЛӘГИЛ ФӘҖЕР.
/Хакыйкатьтә, Без Аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – ул иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.
‼ ИСКӘРМӘ!
Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укыр. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап, таң атканга чаклы. Коръән рамазан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерә. Ә Җәбраил г-м 23 ел буена, кирәк саен, аять-аять Пәйгамбәр ﷺ-гә китереп торды. Кадер кичендә Җәбраил һ.б. фәрештәләр иңәр, Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән.
🕌🌙 РАМАЗАН – СЫНАУ АЕ.
Рамазанның дәрәҗәсе, зурлыгы билгесе: бу айда изге китап – Коръән иңү һәм исламдагы 5 багананың берсе – инсаннарга ураза тотуны фарыз кылу. Уразада тәнең, җаның пакьләнә, күңелең шатлык белән тула.
УРАЗА – сабырлык, кадер белү, тыелу, тәкъвалыкка омтылу ае. Ураза тотучының 2 зур шатлыгы булыр ди. Берсе – авыз ачканда, икенчесе – Раббыбыз каршына баргач.
🤲 Әй Раббым! Ил-көнгә иминлек, йортыбызга бәрәкәт бир, күңебезне иман нурлары белән нурландыр! Тоткан уразаларыбызны кабул кыл! Әәмиин!
===========
Миләүшә Сафина хәзерләде.