Фәүзия апаның догалары... Иртәнге дога: И, Раббым, әлхәмдүлиллаһ, дип, Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, бу караңгы төннәремне дә исән-имин уздырырга насыйп иттең! Инде бу якты көннәремә дә бер Сиңа гына тәвәккәллек кылып, бер Синең генә рәхим-шәфкатьләреңә өметләнеп, бер Синең генә риза-бәхиллегеңне алу өчен керәм! И, Раббым, бу якты көннәремне хәере белән уздырырга насыйп ит! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне Синең яраткан колың булып, җәннәтләреңә керерлек изгелекләр эшләп, дөрес һәм даими, кабул булырлык гыйбадәтләр кылып, ныклы иман белән, тыныч күңел белән, сау-сәламәт уздырырга насыйп ит! И, газиз Раббым Аллаһ! Бу якты көннәремне һәм калган гомерләремне саваплы гамәлләр кылып, файдалы хезмәтләр белән, хәерле хәләл ризыклар һәм бәрәкәтләр белән уздырырга насыйп ит! Каты чир-зәхмәтләрдән сакла, тилмереп кеше кулларына калудан сакла, яман чирләрдән, яман сүзләрдән, яман телләрдән, яман күзләрдән сакла! Ким-хур булып, кеше аяк асларына төшүдән, начар яктан кеше телләренә керүдән сакла! И, Раббым, каты фәкыйрьлекләрдән сакла, ачлыктан-ялангачлыктан сакла, яну-пешүләрдән, туңу-өшүләрдән сакла! И, Раббым Аллаһ, гаиләмә иминлек бир, балаларыма бәхет-тәүфыйкъ бир, туганнарым белән татулыкта яшәргә насыйп ит! Үземне, гаиләмне, балаларымны, нәселемне явыз бәндәләрнең явыз ният-гамәлләреннән, зыян-зәхмәтләреннән мәкер-золымнарыннан сакла! Кяферләргә, адәми шайтаннарга безнең ирегебезне чикләргә юл куйма, төрмә газапларыннан сакла! Кайда гына барсам да, ни генә эшләсәм дә, бары тик Синең ризалыгыңны алырлык гамәл-гыйбадәтләр кылырга насыйп ит, адашу-саташулардан, һәләкат-фаҗигалардан сакла! Көтелмәгән кайгы-хәсрәтләрдән, кисәк килгән бәла-казалардан сакла! И, Раббым, балаларымның кайгы-хәсрәтләрен күрсәтмә, балаларымны хәрамнан сакла, аларны кабер газапларыннан, җәһәннәм утларыннан сакла! И, Раббым, үземнән соң хәерле дәвамчылар һәм догачылар калдырырга насыйп ит! И, Раббым, кайларга гына барсам да, мине яхшы кешеләр, ярдәмчел бәндәләр, тәүхид ияләре белән тоташтыр, явызлардан, адәми шайтаннардан, кяферләрдән, монафыйкъ-мөшрикләрдән, көнчеләрдән, караклардан, әхлаксызлардан сакла! Бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә мине тәүхид ияләре белән бергә куй! Динемә ширек һәм бидегать кертүдән сакла! Риядан сакла, холкымдагы начар сыйфатлардан арынырга ярдәм ит, күркәм холык бир, нәрсә генә булса да, сабырлыклар бир!! Нурлы йөз, туры тел, йомшак күңел, хәерле гомер, ныклы иман бир! Синең рәхмәтләреңә тагы да якынаерлык саваплы гамәлләр кылырга насыйп ит, и, Раббым Аллаһ, ике дөньяның да һидәятен насыйп ит! Кичке дога: И, газиз Раббым Аллаһ, әлхәмдүлиллаһ, дип, Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, бу якты көннәремнең хәвеф-хәтәрсез һәм бәла-казасыз үтеп киткәне өчен! Шушы якты көннәремдә бер Синең риза-бәхиллегеңне өмет итеп укыган намазларымны, кылган гамәл-гыйбадәтләремне кабул итеп ал, газиз Раббым Аллаһ! Гамәл-гыйбадәтләремдә ялгыш-хата, кимчелекләр булса, аларны төзәтергә ярдәм ит, белеп яки белмичә эшләгән гөнаһларымны кичер, аларны яңадан эшләүдән сакла! Бу якты көннәремдә теләгән теләкләремә, кылган догаларыма, сораган сорауларыма тормышка ашырга насыйп ит! Инде, Раббым Аллаһ, бу кичләремә дә бер Сиңа гына тәвәккәллек кылып, бер Синең генә риза-бәхиллекләреңне алу өчен, бер Синең генә рәхим-шәфкатьләреңә өмет итеп керәм! И, Раббым Аллам, бу кичләремне исән-сау хәлдә, хәвеф-хәтәрсез уздырырга насыйп ит! Һәлакәт-фаҗигалардан, адашу-саташулардан сакла, фетнә-гаугалардан, ызгыш-талашлардан сакла, шайтан мәлъгүннең коткы-вәсвәсәләреннән Сиңа сыенам, рәхмәтләрең белән сакла һәм якла, и, газиз Раббым Аллаһ! И, Раббым, минем моңа кадәр белеп яки белмичә эшләгән гөнаһларым өчен кичер, ул гөнаһлар өчен бу дөньяда да, ахирәт көнендә дә каты җәзалар бирмә, ким-хур итмә, үзем бу дөньяда эшләгән гөнаһларны үзем үк саваплы гамәлләр башкару бәрабәренә юкка чыгарып, кафәрат кылып китәргә насыйп ит! Калган гомерләремне мөэмин-мөселман булып яшәп, Синең каршыңа да мөэмин-мөселман булып килеп басарга насыйп ит, ахирәт көннәрендә пакъ һәи изге урының булган җәннәтләреңә хисап тотмыйча керү бәхете бир! Җәннәт савапларына ирешерлек гамләлләр кылырга хәерле гомер насыйп ит! И, газиз Раббым, милләтемә дин-ислам юлларына чыгарга насыйп ит, шушы эштә миңа да сәбәпче булу савапларын бир! Милләтемә үзләренә зиннәтле күренгән хәрам гамәлләрдән арынырга ярдәм ит! И, Раббым, милләтемә кяфер коллыгыннан котылып, азат, ирекле һәм дәүләтле булырга ярдәм ит! И, Раббым, шушы мизгелләрдә кяферләр кулында зинданнарда газап чиккән мөселман кардәшләремә иман ныклыгы бир, саулык-сәламәтлек, сабырлыклар насыйп ит, кяферләр тырнагыннан исән-имин котылырга ярдәм ит! И, Раббым, һәрдаим мөселманнарга зыян-зәхмәт салып торган кяферләргә хурлыклы җиңелү бир, мөселманнарга бердәмлек һәм җиңү бир! Ашаганнан соң дога: Әлхәмдүлиллаһ, дип, шөкераналар кылып Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и, Раббым Аллаһ, шушы хәләл ризыклар белән ризыкландырганың өчен! Шушы ризыкларны ашарлык саулык-сәламәтлек биргәнең өчен шөкераналар кылып Сиңа рәхмәтләремне әйтәм, и, Раббым Аллаһ! Калган гомерләремдә дә шушы рәхмәтләреңнән ташлама, хәерле хәләл ризыклар һәм саулык-сәламәтлек насыйп ит! Ризыгымны хәләл юл белән табарга насыйп ит, и, Раббым, үземне дә, нәселемне дә хәрамнан сакла, кеше өлешенннән, кеше рәнҗешеннән сакла! И, газиз Раббым Аллаһ, исрафтан саклый күр, мал-мөлкәтемне хәрамга сарыф итүдән сакла, комсызлыктан, саранлыктан сакла! Үз тормышымны үзем алып барырлык, башкаларга да ярдәм итәрлек хәерле бәрәкәтләр насыйп ит, каты фәкыйрьлекләрдән сакла, тилмереп, кеше кулларына калудан сакла! Картлык көннәремне үз өемдә, үз ирегемдә, үз түремдә ныклы иман белән, сау-сәламәт хәлдә, хәерле хәләл бәрәкәтләр белән, кадер-хөрмәттә уздырырга насыйп ит. Ахирәт көннәремне җәннәтләреңдә уздырырга насыйп ит!

Теги других блогов: дога Фәүзия апа әйәлләндерү