🕌 РАМАЗАН АЕ ТЕЛӘГЕ 🤲 Айларның иң гүзәле, кичләрнең иң кадерлесе, иртәләрнең иң саваплысы, көннәрнең иң нурлысы булган РАМАЗАН ае безгә килде! Күпме ихлас йөрәкләр, тәкьва калебләр сагынып каршы алды Сине, РАМАЗАН АЕ! Адәм баласын өмет яшәтә! Үзебез дә исән-имин булып, бу кадерле кунагыбызны, лаеклы хөрмәт итеп, озатырга язсын! Бик шатлыклы хисләр кичерәбез. Аллаһка чиксез шөкер итеп, Ул кушканнарны үти алсак иде. 🤲 Йә Раббыбыз, барлык гөнаһларыбызны кичер, тоткан уразаларыбызны, кылган барлык игелекле, изге гамәлләребезне кабул ит! 🤲 Раббыбыз Аллаһ! Илебезгә, күңелебезгә - тынычлык, гомеребезгә, малыбызга - бәракәт, калебебезгә - Иман нуры, тормышыбызга - иминлек, үзебезгә - сабырлык бир. Алдагы көннәрдә ҮЗЕҢ риза булырлык итеп, яшәүне безгә насыйп ит! 🤲 Рамазан аендагы барлык кылган гамәлләребез Аллаһ ризалыгы, Аллаһ рәхмәтләренә, Пәйгамбәребез ﷺ шәфәгатенә ирешер өчен булсын! Уразаларыбызны җиңеллек белән тотарга, киләсе гаетләрне күрергә, Раббыбыз, насыйп ит. Туганнар, кардәшләр белән бергә теләктәш, фикердәш, диндәш булып яшәргә язсын! 🤲 Йə Аллаһ! Синнəн файдалы ГЫЙЛЕМ, камил ИМАН, киң хəлəл РИЗЫК, Үзеңнəн курка торган КҮҢЕЛ, Сине зикер итə торган ТӨНне, үлемгə кадəр кабул итүче ТƏҮБƏне, үлемнəн соң РƏХМƏТеңне сорыйбыз. 🤲 Йə Аллаһ, һәркемнең кичерерлек гөнаһы, бетəрлек кайгысы, бетəрлек жиңел бурычы гына булсын иде! 🤲 Йə Аллаһым, һəрбер эшебезне жиңел кыл, Күңелебезне нурландыр, ИМАНыбызны, гыйлемебезне арттыр! 🤲 Йә Раббыбыз Аллаһ, Үзеңнең нурлы йөзеңне күрүчелəрдəн булыйк! Барабызга да ФИРДƏВЕС жəннəтеңə ирешергə насыйп булсын иде! 🤲 Тоткан уразаларыбыз, укыган Корьәнебез, намазларыбыз, әйткән зекерләребез, теләк-догаларыбыз Аллаһ ризалыгы, Аллаһ рәхмәтләре өчен булсын! 🤲 Раббыбыз Аллаһ, Сиңа чиксез шөкерләребез Изге РАМАЗАН аеның беренче ҖОМГА көнендә барып җитешсен! Әәмиин! 🤲

Теги других блогов: Ислам Дуа Рамазан