ГАИЛӘНЕ (НИКАХНЫ) НЫГЫТУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР
1.
اللَّهُمَّ وَفِّق بَيْنِي وَبَيْنَ زَوْجِي (زَوْجَتِي)، وَاجْمَعَ بَيْنَنَا عَلَى خَيْرٍ
🤲 Әллааһүммә вәффико бәйнии вә бәйнә ҙәүҗии (зәүҗәтии), вәҗмәгә бәйнәнәә гәләә хайрин.
🤲 /Аллаһым, мине һәм минем иремне (хатынымны) килештер, һәм безнең арада хәерле берләшү урнаштыр.
2.
اللَّهُمَّ اجْعَلْ هَذَا الأَقْدَ مَيْمُوناً مُبَارَكاً وَ اجْعَلْ بَيْنَهُُمَ أُلْفَتًا وَ مَحَبَّتًا وَ قَرَرًا
وَ لاَ تَجْعَلْ بَيْنَهُمَا نَفْرَتًا وَ فِتْنَتًا وَ فِرَرًا
🤲 Әллааһүммәҗгәл һәзәәл-әкода мәймүүнән мүбәәракән вәҗгәл бәйнәһүмәә үлфәтән вә мәхәббәтән вә карара вә ләә тәҗегәл бәйнәһүмәә нәфратән вә фитнәтән вә фирара.
🤲 /Аллаһым, безнең никахыбызны бәхетле һәм бәракәтле ит. Безнең никахыбызны ныгыт һәм безгә дәвамлы өлфәт вә мәхәббәт бир Һәм безне ызгышлардан һәм гайбәттән ерак кыл.
3.
اللَّهُمَّ أَلِّفْ بَيْنَ قُلُوبِنَا
وَ أَصْلِحْ ذَاتَ بَينِنَا
وَ اهْدِنَا سُبُلَ السَّلَامِ
وَ نَجِّنَا مِنْ الظُّلُمَاةِ إِلَى النُّورِ
وَ جَنِبْنَا الفَوَحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَ مَا بَطَنَ
🤲 Әллааһүммә әллиф бәйнә кулүүбинәә вә әсълих ҙәәтә бәйнинәә вәһдинәә сүбүләс-сәләәми вә нәҗҗинәә минәзъ-зулүмәәти иләннүүр. Вә җәнибенәл фәвәхишә мәә заһәра минһәә вә мәә бәтанә.
🤲 /Аллаһым, безнең йөрәкләребезне берләштер һәм мөнәсәбәтләребезне яхшы ит. Безне тынычлык юлына күндер һәм караңгылыктан яктылыкка чыгар. Безне әхлаксызлыктан, андагы ачык һәм яшерен булганнардан ерак кыл.
/Әбү Дауд, 969,
Әл-Хәким, 1/397, Тәбәрани.
============
4.
َاللَّهُمَّ أَلِّفْ بَيْنَهُُمَا كَما أَلَّفْتَ بَيْنَ عَلِيٍّ وَ فَاطِمَةَ الزَّهْرَاء
ًاللَّهُمَّ آتِي لَهُمَاأَوْلَدًا صَالِحًا وَ رِزْقًا وَ عُمْرًا طَوِيلا
🤲 Әллааһүммә әллиф бәйнәһүмәә кәмәә әлләфтә бәйнә гәлиййән вә фәәтыймәтәз-зәһраа-ә.
Әллааһүммәә әәтий ләһүмәә әүләдән саалихән вә ризкан вә гүмран тавийләң.
🤲 /Аллаһым, бу никахны Гали (радыйаллааһу ганһү) белән Фатыйма (радыйаллааһу ганһә) арасындагы никах кебек нык ит. Аллаһым, безгә изге күңелле (тәкъва) балалар, хәерле ризык (нигъмәтләр) һәм озын гомер насыйп ит!
==============
Миләүшә Сафина хәзерләде.