Кабак белән дөге пирогы😊 Бик тәмле, йомшак килеп чыга👍 Пешереп карагыз әле😉 Камыр өчен: 1 стакан җылы су( сөт булса да ярый) 0,5 стакан сыек май( эретелгән ак май да ярый) 0,5 чәй калагы тоз 1 аш калагы өеп шикәр комы 0,5 пачка дрожжи (саф момент) 2,5 стакан он Эчлек өчен: 2 стакан дөге 300-400 гр. кабак 200 гр. йөзем 1 пачка ак май 0,5 чәй калагы тоз 4-5 аш калагы шикәр комы(кем ничек ярата инде) Камырны яхшылап басабыз ( йомшак була), җылы урынга куеп кабартабыз. Дөгене, тоз, шикәр комы салынган суда бүрттереп алабыз, кабакны шакмаклап турыйбыз, йөземне яхшылап юабыз һәм барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз, шикәрен үзегез чамалагыз😉 Камыр кабарып менгәч ике өлешкә бүләбез: зуррак һәм бәләкәйрәк. Зурысын 4-5 мм. калынлыгында җәеп табага урнаштырабыз, кырыйлары күтәрелеп калсын😊 Эчлекне салып тигезләп җәябез,өстенә кисәкләп ак май салып чыгабыз. Калган камырны җәеп өстен каплыйбыз, ике җәемне бергә, кырыйларын тоташтырып бөреп чыгабыз, капкачның өстен уртадан бәләкәй генә тишәбез👍 Өстенә он, май, шикәр комыннан ясалган умач сибәбез😊 200 градуска җылытылган духовкага тыгып 35-40 минут пешерәбез🤤 Чәйләрегез тәмле булсын 🙏 Рецепт өчен Гөлшат Хисматуллинага рәхмәт 🤗